Җәмгыять һәм без

Татарстанда гомуми туклану әйләнеше ярты елда 8% арткан

Татарстанда рестораннар, кафелар, барлар һәм башка гомуми туклану оешмаларының әйләнеше 2026 елның гыйнвар-июнь айларында 55 млрд сум тәшкил иткән. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, чагыштырма бәяләрдә бу узган елның шушы чорына караганда 8,1%ка күбрәк.

Базар икенче кварталда аеруча сизелерлек үскән. Апрель-июнь айларында Татарстан халкы гомуми туклану оешмаларында 28,5 млрд сум сарыф иткән – узган елга караганда 9,2%ка артык. Беренче кварталда үсеш кечерәк булган – 6,9%. Иң уңышлы ай май булган: гомуми туклану әйләнеше 9,8 млрд сум тәшкил иткән, ел эчендә 13,1%ка арткан. Апрельдә күрсәткеч 5,4%ка, июньдә 9,5%ка үскән.

Татарстанстат статистикасына рестораннар, кафелар, барлар, предприятиеләр һәм учреждениеләр каршындагы ашханәләр, шулай ук гомуми туклануның әзер продукциясен җиткерү белән шөгыльләнүче компанияләр керә.

Автор: Гуландам Фатхуллина

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев