Җәмгыять һәм без

Трассадагы бәрелеш мотоцикл йөртүченең гомерен өзгән

Татарстанның Минзәлә районында мотоцикл катнашында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 яшьлек мотоцикл йөртүче һәлак булган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклы белән идарә иткән ир-ат юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаган һәм туктап торган автомобильгә килеп бәрелгән. Кызганычка каршы, мотоцикл йөртүче алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев