Түбән Камадагы һөҗүм вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә финанс ярдәме икеләтә арттырылачак. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр иткән.
Предприятиеләр һәлак булганнарның гаиләләренә 2 млн сум, сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килгән кешеләргә - 600 мең сум, җиңелчә зыян күрүчеләргә 300 мең сум түләячәк. Моннан тыш, һәлак булган кызның гаиләсенә аның әнисе эшләгән предприятие 2 млн сум өстәмә ярдәм күрсәтәчәк. Муниципалитет бюджетыннан да гаиләгә 1 млн сум бүлеп бирелгән.
Мэр ярдәм күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләренә һәм шәһәр халкына рәхмәт белдергән.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев