Апаста булган янгынның сәбәбе билгеле
Җәмгыять һәм без

Апаста булган янгынның сәбәбе билгеле

Ноябрь аенда районның янгын сүндерүчеләре бер күңелсез вакыйганың шаһиты булган.

-Апаста шәхси хуҗалыкта йорт януы турында хәбәр керде. Аның сәбәбе – элект җиһазларын дөрес кулланмау. Ялкын телләре бик рәхимсез. Ул санаулы минутлар эчендә якын-тирәгә дә үрмәләргә мөмкин. Бәхетсезлекләргә юл куймыйк. Шулай ук, ялгыз яшәүче өлкәннәрне игътибар үзәгендә тотсак иде. Тирә-күршедә торган әби-бабайларны кайгыртып тору бик мөһим, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.


Нет комментариев