Апас һәм Кайбыч районнарының ГСВГ ветераннары Суслонгерда булып, тарихи урынга истәлекле стелла урнаштырдылар
Безнең геройлар

Апас һәм Кайбыч районнарының ГСВГ ветераннары Суслонгерда булып, тарихи урынга истәлекле стелла урнаштырдылар

Суслонгер - Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле тарихи урыннарның берсе.

 Марий Эл җирендәге әлеге территориядә сугыш елларында Кызыл Армиянең запас һәм уку частьләре урнашкан. Суслонгер тирәсендәге хәрби лагерьларда меңләгән сугышчы хәрби әзерлек узган. Авыр шартлар, ачлык һәм авырулар аркасында биредә күп кенә хәрбиләрнең гомере өзелгән. Алар арасында Татарстаннан чакырылган якташларыбыз да булган.


  Бүген Суслонгер урманнары сугыш елларының тын гына шаһиты булып тора. Биредә хәрби лагерь һәм җирләнү урыннарының эзләре саклана.
Тарихи урынны күрү һәм анда якташлар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Апас һәм Кайбыч районнарыннан Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме (ГСВГ) ветераннары Суслонгерга юл тоткан.


ГСВГ ветераннары Союзы җәмәгать оешмасы җитәкчесе Илһам Баһавиев өчен бу сәфәрнең аерым мәгънәсе бар. Аның туганы да кайчандыр Суслонгер аша үткән.
- Без башта 26нчы апрельдә барган идек. Ул вакытта кар эреп бетмәгән иде. Машина белән кереп булмады, тугыз чакрым чамасы җәяү бардык. Веноклар алып барган идек, шунда урнаштырдык. Бата-бата кердек. Ике сәгать ярым кердек, ике сәгать ярым чыктык, - дип искә ала ул.
Авыр юлга карамастан, ветераннар Суслонгерга җәй көне кабат кайтырга һәм анда истәлекле стелла урнаштырырга ниятли.
- Егетләр: “Без анда карап бетермәгән идек бит. Җәйгә бер барып булмасмы икән?” - диделәр. Уйлаштык та, шунда бер истәлекле стелла куярга булдык, - ди Илһам Баһавиев.
Проект әзерләнә, Суслонгердагы җаваплы кешеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Җәй көне Апас һәм Кайбыч ветераннары кабат юлга чыга. Аларны каршы алып, лагерь һәм хәрби частьләр урнашкан урыннарны күрсәтәләр. Ветераннар шулай ук туганнар каберләре, хәрби җирләнү урыннарында була.
Бу сәфәрдә катнашучыларның да күбесенең бабалары һәм туганнары Суслонгер аша үткән. Шуңа күрә әлеге урын алар өчен аеруча кадерле.
- Бу бит - тарих. Бу тарихны мәңгеләштереп калдыру – безнең изге бурыч. Киңәшләшеп, изге эш башкардык, күптәнге хыялым иде. Аллага шөкер, тормышка ашты, - ди Илһам Баһавиев.


Суслонгерга истәлекле стелла урнаштыруда Рәис Баһавиев, Госман Галимов, Мансур Гайфуллин, Шамил Гыймадиев, Рәхимулла Закиров, Илшат Миңнуров, Александр Карлин, Җәүдәт Вафин, Александр Евстафьев, Илгиз Сабиров, Станислав Кирилов, Айрат Сафин ярдәм күрсәткән.


Нет комментариев