Һәр җирлек махус хәрби операциядәге егетләргә теләп булыша.
“Олы Бакырчы мәдәният йортында оешкан "Шатлык" волонтерлык үзәгенә йөрүче авылдашларыбыз көче белән үрелгән дронга каршы тору үзлегенә ия челтәрләрне “Алга” яшүсмерләр клубына тапшырдык. 6 челтәр үрдек. Шулай ук егетләребезгә ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм (җылы одеяллар, эчке киемнәр, йомшак сөлге, тастымаллар, кием-салым) җыю да дәвам итә. Теләге булган һәркем үзеннән өлеш кертеп безгә кушыла ала”, - ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Кече Күккүз авылы да ярдәмнең үзәгендә.
“1 данә дронга каршы челтәр, 1 мең данә файдалы үләннәр кушып ясалган чәйләрне гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырып кайттык. Үз изге эштә үз өлешен керткән һәр авылдашыма чиксез рәхмәтлемен”, - ди клуб мөдире Гөлүзә Зәйнуллина.
Нет комментариев