Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китә
Безнең геройлар

Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китә

Районнан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм юлга чыга.


(19 июль, “Апастово-информ”).
Гуманитар йөкне район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация хәрбиләргә шәхсән илтеп тапшырачак.
-Мобилизация буенча хезмәткә киткән егетләребез янына барабыз. Аларның үтенечләрен исәпкә алып, кирәкле әйберләр белән тартмалар әзерләдек. Барлык ярдәм дә егетләрнең ихтыяҗларын өйрәнеп тупланды. Бу изге эштә катнашкан райондашларыбызга, оешмаларга, җирлек башлыкларына, мәктәп директорларына зур рәхмәт. Зур суммада акчалата ярдәм күрсәткән райондашларыбыз Лилия Зәйнуллинага, Равил Җәләлиевкә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Җыелган һәр сум хәрбиләргә кирәкле әйберләр сатып алуга гына тотылды, юл чыгымнарына файдаланылмады. Барлык чыгымнар буенча чеклар һәм квитанцияләр саклана. Тынычлык урнашкач, һәркемгә күрсәтерлек тулы мәгълүматларыбыз бар, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Бу юлы да якташларыбыз сораган кирәк-яраклар, шәхси куллану әйберләре, төзелеш материаллары төялде. Райондашыбыз Таһир Ибраһимов хәрбиләргә тапшыру өчен үз исеменнән “Нива” автомобиле бирде. Егетләрнең мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, төзелеш материаллары белән дәими ярдәм күрсәтүче Азат Сафинга да рәхмәт сүзләре җиткерелде.


Нет комментариев