“Добрый” позывнойлы Рушан: гаиләсе өчен - терәк, Ватан өчен - ышанычлы сакчы
Безнең геройлар

“Добрый” позывнойлы Рушан: гаиләсе өчен - терәк, Ватан өчен - ышанычлы сакчы

Ватанны саклау - һәркемгә дә насыйп булмый торган җаваплы юл. Бу юлга баскан ир-егетләрнең һәркайсының үз язмышы, үз тарихы бар.

Шәмбалыкчы авылында туып-үскән Рушан Галиевнең дә тормыш юлы хезмәт сөючәнлек, туган җиргә мәхәббәт һәм җаваплылык хисе белән үрелгән. Бүген ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ә аны туган ягында иң кадерле кешеләре - әти-әнисе, тормыш иптәше Энҗе һәм ике улы түземсезлек белән көтә. Рушан Галиев 1988нче елда Шәмбалыкчы авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, аннан соң Морзалар урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетында белем ала, соңрак магистратураны тәмамлый.

фото
Рушан Галиев һәм тормыш иптәше Энҗе 

Уку елларында ук хезмәтнең кадерен белеп үсә. Икенче курстан башлап төрле эшләрдә хезмәт куя, әти-әнисенә ярдәм итә. Соңрак прораб, җитештерү эшләре җитәкчесе булып эшли. Армиядә эчке гаскәрләрдә водитель хезмәтен үтә, бу тәҗрибәсе бүген дә ярдәм итә. 2022нче елның көзендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алына. Казан Экспода әзерлек узганнан соң, Воронеж өлкәсе аша махсус хәрби операция зонасына юл тота. Бүген Рушан матди-техник тәэмин итү ротасында хезмәт итә. Алар бөтен полкны су, азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Рушан водитель янында стрелок вазифасын башкара, транспортның һәм экипажның иминлеген саклый.

фото медали
Рушан Галиев күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган

Фронтта гуманитар ярдәмне вакытында җиткерү, су һәм азык-төлек белән тәэмин итү - күзгә күренми торган, әмма иң җаваплы хезмәтләрнең берсе. Чөнки һәр йөк вакытында барып җитәргә тиеш. Тормыш иптәше Энҗе өчен мобилизация көннәре иң авыр сынауларның берсе була.

- Алар мобилизацияләнгән беренче егетләр булды. Озату бик авыр иде. Соңгы мизгелгә кадәр кире кайтырлар дип өметләндек. Әмма 25нче октябрьдә эшелон белән китеп бардылар. Балаларны алып килмәскә кушты. Үзенә дә авыр булгандыр, әмма безгә сиздермәде. Иң авыры - билгесезлек һәм элемтә булмаган вакытлар иде, - дип искә ала ул.

Берникадәр вакыттан соң Энҗе ире янына берничә тапкыр барып кайта.

- Андагы тормышны үз күзләрем белән күрдем. Авылларның җимерелгәнен, кешеләрнең ничек яшәгәнен күрү бик авыр булды. Әмма иң мөһиме - безнең егетләрнең бердәмлеге. Алар бер-берсенә терәк булып хезмәт итәләр, - ди ул.

Рушанның позывное - “Добрый”

- Бу исем аңа бик туры килә. Ул ярдәмчел, сабыр, киң күңелле кеше. Балалар өчен өзелеп тора, зарланырга яратмый. Авырлыклар турында да соңыннан гына сөйли, - ди тормыш иптәше.

Энҗе сүзләренчә, Рушан - чын авыл егете.

- Ул авылны бик ярата. Әти-әнисенә һәрчак ярдәм итә. Трактор йөртә, техника төзәтә, төзелеш эшләрен башкара, оста пешекче дә әле. “Ир кешегә кырык төрле һөнәр дә аз”, - дигән сүз аңа бик туры килә.

Фронттагы иң авыр мизгелләрнең берсе - янәшәдә хезмәт иткән дусларны югалту.

фото медали
Рушан Галиевның дәүләт бүләкләре
- Авыл хезмәтендә үсүе аңа чыдам булырга ярдәм итә. Әмма гаилә өчен дә бу зур сынау. Олы улыбыз инде барысын да аңлый, кечкенәсе һаман: “Нигә башка балаларның әтиләре өйдә?” - дип сорый, - ди Энҗе.

Энҗе үзе дә берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтүдә катнаша.

- Районда бу эш бик яхшы оештырылган. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәрчак элемтәдә. Нәрсә кирәклеген белешеп, мөмкин булганның барысын да җибәрергә тырышабыз, - ди ул.

2024нче елда урманнардагы янгыннан соң күп блиндажлар зыян күрә. Егетләр аларны яңадан үз көчләре белән торгыза. Блиндажлар янында мәчет тә, чиркәү дә, хәтта үзләре төзегән мунча да бар. Бу аларның нинди бердәм булуын күрсәтә. Хәзер гаиләнең иң зур теләге - Рушанның исән-сау туган ягына кайтуы. Рушан Галиев өчен “Ватан”, “гаилә”, “туган авыл” төшенчәләре аерылгысыз. Бүген ул хезмәттәшләре белән җаваплы бурычын үти, ә туган ягында аны әти-әнисе, тормыш иптәше Энҗе, ике улы һәм якыннары көтә.

- “Бөтен әйберебез бар, туган як кына сагындыра...” - ди ул.

Бу сүзләрдә меңләгән хәрбиләрнең туган ягын сагыну хисләре яңгырый. Аларның һәркайсының юлы туган нигезенә, гаилә җылысына алып кайтсын иде. Рушан хезмәт итү дәверендә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале, “Махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлык, батырлык һәм кыюлык өчен”, “Материаль техник тәэмин итүдә казанышлары өчен” һәм башка күп кенә медальләргә лаек булган.  


Нет комментариев