Апаста махсус хәрби операция һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Апас районына эш сәфәре белән Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев килде.
Район хакимиятендә алар район башлыгы Айрат Җиһаншин, хәрби хәрәкәт ветераннары һәм җаваплы хезмәт вәкилләре белән очрашты. Киңәшмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен социаль яклау, ветераннарны эшкә урнаштыру һәм җәмгыятькә җайлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Районнарда алып барылган эшне өйрәнәбез, иң яхшы тәҗрибәләрне киң кулланышка кертәбез. Безнең төп максат – ветераннарны җәмгыятькә уңышлы кайтару, аларның проблемаларын вакытында хәл итү һәм һәркемне мөмкинлегенә карап хезмәт белән тәэмин итү, - диде Рәсим Баксиков.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова районда махсус хәрби операция ветераннарына күрсәтелә торган комплекслы ярдәм чаралары турында хисап тотты.
Нет комментариев