Әҗемдә корбан ашы узды
Дин

Әҗемдә корбан ашы узды

Әҗем авылында кабат дини чара оештырылды.

(23 июнь, “Апастово-информ”).

  “Авылдашлар, кайткан кунаклар белән бик зурлап корбан ашы уздырдык. Авылдашларның чалган корбаннары, биргән сәдакалары, укылган догалар кабуллардан булсын”, - диде клуб мөдире Нурания Зәйнуллина.

Мул итеп өстәлләр әзерләнде. Бу өстәлләргә әҗемлеләр хәлдән килгән кадәр өлеш кертте. Тәмле ризыклар пеште. Авыл халкы бу юлы да бердәмлек күрсәтте. Табын артында олысы-кечесе тәмле сыйлардан авыз итте, догалар кылды, вәгазьләр тыңлады.


Нет комментариев