Апас мөхтәсибәте “Мунчәли укулары”нда лаеклы өченче урын яулаган
Дин

Апас мөхтәсибәте “Мунчәли укулары”нда лаеклы өченче урын яулаган

Чүпрәле мөхтәсибәтендә XIX “Мунчәли укулары” төбәкара конференциясе узган. Быелгы чара “Гореф-гадәтләр - милли мирасны саклау чарасы” темасына багышланган.

(12 август, “Апастово-информ”).

Конференция кысаларында Татарстанның танылган хәзрәтләре вәгазь-нәсыйхәтләре белән чыгыш ясаган, төрле экспозицияләр һәм күргәзмәләр тәкъдим ителгән. Балалар өчен исә белем һәм зирәклекне сынаучы “Гыйлемпиада” уздырылган.

фото конференция
Автор фото: Рәис Нигмәтҗанов

“Гыйлемпиада” белем мәҗлесен Апас районы мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов алып барган. Чарада Чүпрәле, Шыгырдан һәм башка төбәкләрдән килгән яшьләр командалары Коръән уку, татар мәкаме белән азан әйтү, викториналарда катнашу, нәшид һәм мөнәҗәтләр башкару, интерактив уеннар буенча үз осталыкларын күрсәткән. Апас мөхтәсибәте данын “Мирас” командасы яклаган. Салават Исмәгыйлев, Рәйхан Сафиуллин, Рөстәм Латыйпов, Мостафа Мваку һәм Ильяс Нигъмәтҗановтан торган команда төрле биремнәрдә үзләрен лаеклы күрсәтеп, III урынны яулаган.

фото грамота
Автор фото: Рәис Нигмәтҗанов

“Бу нәтиҗә - яшьләрнең дини белемгә, милли мәдәнияткә һәм рухи мирасыбызга кызыксынуының матур бер мисалы. Мунчәли укулары” кебек чаралар халкыбызның гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен һәм милли мирасын киләчәк буыннарга җиткерүдә мөһим роль уйный. Аллаһы Тәгалә әлеге конференцияне оештыручылардан, иганә кылучылардан һәм анда катнашучылардан разый булсын!”, - ди Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.


Нет комментариев