Урта Балтай мәдәният йортында да Мәүлид ашы оештырылды.
(4 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Мәүлид кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Шунлыктан Мәүлид кичәсе – мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел. Урта Балтай мәдәният йортында Мәүлид ашы узды, Коръән укып, Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Аллаһы Раббыбыз күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, Ватаныбызга һәм барча Галәмгә муллык, тынычлыклар насыйп итсен иде”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Нет комментариев