Бу айда мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормыш юлын өйрәнергә, аңа күбрәк салаватлар әйтергә, Коръән укырга, садака бирергә һәм изге гамәлләр кылырга омтыла. Мәчетләрдә мәүлид мәҗлесләре, дини очрашулар үткәрелә.
Рабигыль әүвәл ае – мөселманнар өчен аеруча кадерле чорларның берсе. Бу ай күңелләрне иман белән баетырга, изге гамәлләрне арттырырга, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышын һәм васыятьләрен тагын бер кат барларга чакыра. Әлеге айның әһәмияте, аның үзенчәлекләре һәм һәр мөселман өчен нинди сабаклар бирүе турында район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов белән сөйләштек.
- Рәис хәзрәт, Рабигыль әүвәл ае ни өчен мөселманнар өчен кадерле?
- Рабигыль әүвәл ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килгән ае. Ул - кешелеккә Аллаһның зур рәхмәте, караңгылыктан нурга, наданлыктан гыйлемгә алып чыккан илче. Шуңа күрә бу ай - Пәйгамбәребезне искә алу гына түгел, ә аның тормыш юлын өйрәнү, сөннәте буенча яшәргә омтылу вакыты да.
-Бу айда мөселманнар нинди изге гамәлләргә аеруча игътибар итәргә тиеш?
- Рабигыль әүвәлдә генә түгел, һәрвакыт игелек кылырга тиешбез. Әмма бу ай күңелләрне тагын да нечкәртә. Коръән уку, пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, мәчетләргә йөрү, садака бирү, ата-ананы сөендерү, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу - боларның һәркайсы Аллаһ каршында зур савап булып языла.
- Бу айда мәүлид мәҗлесләре үткәрүнең мәгънәсе нидә?
- Мәүлид мәҗлесләрендә Пәйгамбәребезнең тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, кешелеккә калдырган мирасы турында сөйләшәләр. Коръән укыла, вәгазьләр тыңлана, салаватлар әйтелә. Мондый мәҗлесләр кешеләрне берләштерә, күңелләргә тынычлык иңдерә, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирергә ярдәм итә.
- Пәйгамбәребезнең нинди сыйфатларын бүгенге җәмгыятьтә аеруча үрнәк итеп алырга кирәк дип саныйсыз?
- Пәйгамбәребез һәрчак дөреслекне яклаган, кешеләргә мәрхәмәтле булган, сүзендә торган, сабырлык күрсәткән. Бүген дә безгә иң җитмәгәне - бер-беребезгә ихтирам, шәфкать, сабырлык һәм гафу итә белү. Әгәр һәркем гаиләсендә, хезмәт урынында, җәмгыятьтә шул сыйфатлар белән яшәсә, тормышыбыз күпкә матуррак булыр иде.
- Яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Яшьләр - милләтебезнең дә, өммәтебезнең дә киләчәге. Аларның белемле, тәрбияле, иманлы булып үсүләре бик мөһим. Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнсеннәр, өлкәннәрне хөрмәт итсеннәр, әти-әниләренең хәер-фатихасын алып яшәсеннәр. Изгелек кылудан курыкмасыннар, һәр эшне намус белән башкарырга өйрәнсеннәр.
- Рабигыль әүвәл аенда райондашларыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?
- Хөрмәтле райондашлар! Рабигыль әүвәл ае күңелләребезне иман нуры белән баетсын. Гаиләләребездә татулык, йортларыбызда бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык булсын. Бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булып яшик. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) күркәм холкын үзебезгә үрнәк итеп алыйк. Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул итсен. Әмин.
Нет комментариев