Дәүләкидә мөнәҗәтләр кичәсе узды
Дин

Дәүләкидә мөнәҗәтләр кичәсе узды

Дәүләки авылында дини чаралар еш оештырыла.

(14 октябрь, “Апастово-информ”).



Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Дәүләки авылы мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе үтте. Хатын-кызлар мул сыйлы табыннар артына җыелып, тәмле ризыклардан авыз итте. Догалар кылып, мөнәҗәтләр әйтеп, күңел байлыгын да арттырдылар.
Ир-атлар исә мәчеткә җыелды. Алар өчен дә бәйрәм оештырылды. Бергәләп намаз укып, вәгазьләр дә сөйләделәр.
Иң олы өлкәннәргә Мәүлет ае күчтәнәчләре таратылды.


Нет комментариев