Урта Балтай укучыларының җәйге ялы мавыктыргыч уза
Балаларның җәйге ялы дәвам итә. Урта Балтайда да мәктәп яны лагере максатчан һәм кызыклы уза.
(18 июнь, “Апастово-информ”).
Лагерьның бер көне сәяхәткә һәм танылган шәхесләр белән танышуга багышланган.
“Башта бөек татар композиторы Сара Садыйкова музеенда булдык. Балалар кызыксынып композиторның шәхси әйберләрен, бизәнү әйберләрен һәм сәхнә костюмнарын карадылар. Соңыннан Олы Бакырчы авылына, шагыйрь Шәүкәт Галиев музеена юл тоттык. Безгә шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. Төшке аштан соң "Үлемсез гарнизон" фильмын карадык, Бөек Ватан сугышы темасына әңгәмә кордык. Шулай ук "Ватанга хыянәт-иң авыр җинаять " видеоролигын да карадык”, - дип хәбәр итәләр Урта Балтай мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев