Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Җыр-моңга гашыйк “Рябинушка”га – 30 ел

Биеш авылында “Рябинушка” үзешчән халык коллективының 30 еллык юбилее уңаеннан зур һәм күңелле бәйрәм чарасы узды.

Халык мәхәббәтен яулаган ансамбль

Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльне районыбызда белмәгән, аның моңлы чыгышларына сокланмаган кеше сирәктер. Еллар дәвамында коллектив район һәм республика күләмендәге чараларда актив катнашып, тамашачылар күңеленә рус халык җырлары аша яктылык һәм матурлык өләшә.

Юбилей бәйрәме Биеш авылының гүзәл табигать кочагында узды. Анда районның үзешчән сәнгать коллективлары, авыл халкы, кунаклар җыелды. Сәхнәдә җыр-моңнар яңгырады, ихлас котлаулар әйтелде, хатирәләр яңартылды.

Коллективны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова тәбрикләде. Ул ансамбльгә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

- Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сез - “Халык ансамбле” исеменә лаек булган көчле коллектив. Исем алу - бер нәрсә, ә тамашачы мәхәббәтен һәм халык хөрмәтен яулау - үзе зур горурлык. Сез һәрчак күңелләргә үтеп керерлек җырларыгыз, якты чыгышларыгыз белән безне сөендерәсез. Сезгә кушылып җырлыйсы да, биисе дә килә. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телим. Алдагы елларда да үзегезнең матур чыгышларыгыз белән куандырып яшәгез, - диде ул һәм районыбызда яшәүче барлык милләтләрнең дә дус, тату, бердәм яшәүләрен билгеләп үтте.

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев “Рябинушка” ансамбленең оешу тарихын искә алды, ихлас теләкләрен җиткерде.

 

Еллар аша килгән иҗат тарихы

“Рябинушка” ансамбле 1996 елда Биеш авыл мәдәният йорты директоры Людмила Решетникова җитәкчелегендә оеша. Ул вакытта районда рус халык җырларын башкаручы ансамбль кирәклеге туа. Мәдәнияткә, җырга гашыйк кешеләр берләшеп, кечкенә генә состав белән иҗат юлын башлап җибәрәләр. Коллективның беренче составында җиде кеше була. Бүген инде ансамбльдә 16дан артык кеше иҗат итә.

20 ел авыл мәдәният йортында хезмәт куйган, авыл клубы җитәкчесе булып эшләгән Людмила Решетникова да ансамбль тарихын җылы хисләр белән искә алды.

- Без кечкенә состав белән башладык. Коллективта клуб, китапханә, авыл советы, медицина өлкәсендә эшләүче кешеләр бар иде. Еллар узды, әмма иң сөендергәне - беренче килгән кешеләрнең күбесе бүген дә безнең белән. Без бик тату, бердәм коллектив. Бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшибез, - диде ул.

Бүгенге көндә ансамбль белән Сергий атакай Грязнов җитәкчелек итә. Ул коллективның төп максаты - рус мәдәниятен, халык җырларын саклау һәм яшь буынга җиткерү булуын ассызыклады.

- Безнең ансамбльдә мәдәнияткә гомерен багышлаган кешеләр иҗат итә. Ирешкән иң зур уңышларыбызның берсе - “Халык фольклор ансамбле” исемен алу. Без ел саен республика һәм халыкара фестивальләрдә катнашабыз. Максатыбыз - рус җырын, мәдәниятен саклау һәм яшьләргә тапшыру, - диде ул.

Дуслыкны җырлар якынайта

Юбилей кичәсенә Олы Бакырчы мәдәният йортында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле дә килгән иде. Алар да “Рябинушка” коллективын җылы котлап, халыклар дуслыгының әһәмиятен билгеләп үттеләр.

- Без төрле милләт вәкилләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез, фестивальләрдә катнашабыз. Шушы иҗади дуслык безне тагын да якынайта, - ди Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Район ветераннар советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да ансамбльнең активлыгын, иҗади эзләнүен югары бәяләде. Ул республикакүләм “Балкыш” фестивалендә “Рябинушка” ансамбленең зур уңышларга ирешүен әйтеп үтте.

- Сез һәрчак яңалык эзлисез, тамашачыны гаҗәпләндерә беләсез. Уңышларыгыз да күп. Быел “Балкыш” фестивалендә ансамблегез лауреат исеменә дә лаек булды. Людмила Алексеевна да сәнгатьле уку номинациясендә җиңү яулады. Сез һәрчак елмаеп, якын итеп каршы аласыз, сезгә тагын-тагын килергә теләк туа, - диде ул.

Юбилейлы бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды, һәр коллектив та үз чиратында җылы теләкләрен җиткерде, бүләкләре белән сөендерде. Бәйрәмгә килгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та район башлыгы исеменнән котлап, юбиляр ансамбльгә музыка җиһазы бүләк итте.

“Халык” исеменә лаек коллектив

“Рябинушка” ансамбле репетицияләрдә генә очрашып калмый, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә, кул эшләре белән шөгыльләнә, хуҗалык алып бару тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шулай ук алар авылдагы волонтерлык хәрәкәтенә дә актив ярдәм итә.

“Рябинушка” коллективы Биеш авылының мәдәни тормышында гына түгел, район күләмендә узучы чараларда, республикакүләм иҗади бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә дә актив катнаша. Коллективта катнашучыларның берсенең дә махсус музыкаль белеме юк. Шулай да алар җырлар, йолалар һәм милли бәйрәмнәр аша рус теленә, мәдәниятенә һәм туган җиргә булган мәхәббәтләрен тамашачыга җиткерергә омтылалар.

2025 елда “Рябинушка” ансамбленә иҗади һәм башкару эшчәнлегендә югары сәнгать дәрәҗәсенә ирешкәне, халык арасында актив мәдәни-агарту эше алып барганы, иҗади уңышларын даими күрсәтеп, халык иҗатын саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне, шулай ук күпсанлы бәйге, смотр һәм фестивальләр лауреаты булганы өчен “Халык” исеме бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев