Авыруны вакытында дәвалау - тизрәк терелүнең ачкычы
Сәламәтлек

Авыруны вакытында дәвалау - тизрәк терелүнең ачкычы

Колак, борын һәм тамак авырулары елның теләсә кайсы фасылында да кешеләрне борчый.

Аларны вакытында ачыклау һәм дөрес дәвалау сәламәтлекне саклауда зур әһәмияткә ия. ЛОР авыруларының иң еш очрый торган төрләре, аларны кисәтү юллары һәм пациентларның киң таралган хаталары турында район үзәк хастаханәсе оториноларингологы Карабанов Филипп Николаевич белән сөйләштек.

- Филипп Николаевич, соңгы елларда кешеләр арасында иң еш очрый торган ЛОР авырулары ниндиләр?

-Иң киң таралганнары - кискен респиратор вируслы инфекцияләрдән соң барлыкка килгән борын куышлыгы һәм тамак ялкынсынулары. Пациентлар еш кына борын томалануга, озакка сузылган томауга, тамак авыртуына, колактагы уңайсызлыкка һәм ишетү начараюга зарланып килә. Шулай ук хроник тонзиллит, синусит, отит белән мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Кызганыч, күпләр табибка соң мөрәҗәгать итә, шуңа күрә дәвалау да катлаулырак була.

- Ни өчен кешеләрдә ЛОР авырулары еш кабатлана?
-Моның сәбәпләре төрле. Иммунитет какшавы, вируслы инфекцияләр, аллергия, тәмәке тарту, пычрак һава, эш шартлары - болар барысы да йогынты ясый. Моннан тыш, кайберәүләр дәвалануны ярты юлда туктата. Билгеләр кимегәч, кеше үзен сәламәт дип саный, әмма ялкынсыну тулысынча бетмәгән була. Нәтиҗәдә авыру яңадан кабатлана.


- Пациентлар үзләре иң еш ясый торган хаталар нинди?
- Беренче хата - интернеттагы киңәшләргә генә ышану. Кемдер дару эчкән һәм терелгән икән, бу ул дару һәркемгә дә туры килә дигән сүз түгел. Икенче киң таралган хата - антибиотикларны табиб киңәшеннән башка кабул итү. Антибиотик вирусларга каршы ярдәм итми, ә урынсыз куллану организмга зыян китерергә мөмкин. Өченче хата - авыруны аяк өстендә үткәрергә тырышу. Организмга ял кирәк, югыйсә өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин.

- Борын томалану күпләр өчен гадәти хәлгә әйләнде. Бу куркыныч түгелме?
- Әгәр борын берничә көн генә томаланса, бу еш кына вируслы инфекция белән бәйле була. Әмма борын сулышы ике-өч атнадан артык торгызылмый икән, сәбәбен ачыкларга кирәк. Бу аллергия, борын кыегайганлыгы, полиплар яки синусит булырга мөмкин. Даими авыз белән сулыш алу кислород җитмәүгә, йокының бозылуына һәм хәтта йөрәк-кан тамырлары системасына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.


- Халык арасында “томауны дәваласаң – җиде көндә үтә, дәваламасаң - бер атнада” дигән әйтем бар. Моңа карашыгыз ничек?
- Бу әйтемне һәрвакыт дөрес дип әйтеп булмый. Әйе, вируслы томау еш кына бер атна тирәсендә үтә. Әмма кайбер очракларда ул җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Әгәр температура югары булса, йөзе авыртса, борыннан бүлендекләр куе һәм сары-яшел төстә булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Тамак авыртканда кешеләр еш кына үзләре антибиотик сатып ала. Бу дөресме?
- Юк. Тамак авыртуының сәбәбе вирус та, бактерия дә, хәтта аллергия дә булырга мөмкин. Шуңа күрә башта авыруның сәбәбен ачыкларга кирәк. Антибиотик кирәк булмаган очракта аны куллану файдасыз гына түгел, ә зыянлы да булырга мөмкин.

- Балалар арасында иң еш очрый торган ЛОР проблемалары турында нәрсә әйтер идегез?
- Балаларда урта колак ялкынсынуы, аденоидлар зураю, еш кабатлана торган ангина киң таралган. Әти-әниләр баланың авызы белән сулыш алуына, гырылдап йоклавына, ишетүенең начараюына игътибар итәргә тиеш. Бу билгеләр табибка күренү өчен җитди сәбәп булып тора.

- Җәй көне дә ЛОР табибына мөрәҗәгать итүчеләр күпме?
- Әлбәттә. Җәй көне кешеләр салкын эчемлекләрне күп эчә, кондиционер астында озак була, елга-күлләрдә коена. Боларның барысы да тамак һәм колак авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Су коенганнан соң колакта авырту яки ишетү начараю барлыкка килсә, моны игътибарсыз калдырырга ярамый.

- Хәзер күпләр колакларын мамык таякчыклары белән чистарта. Бу дөрес гадәтме?
- Юк. Колак күкерте организм өчен кирәкле саклагыч катлам булып тора. Мамык таякчыклары аны тирәнгәрәк этеп кертә, хәтта колак юлын җәрәхәтләргә дә мөмкин. Шуңа күрә колакны артык тырышып чистарту кирәкми.

- Иммунитетны ныгыту ЛОР авыруларын кисәтергә ярдәм итәме?
- Әлбәттә. Дөрес туклану, саф һавада йөрү, физик активлык, җитәрлек йокы һәм стрессны киметү организмның саклану көчләрен арттыра. Моннан тыш, бүлмәләрне даими җилләтү, кулларны юу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү дә зур әһәмияткә ия.

-Табибка кайчан мәҗбүри рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Әгәр колактагы авырту көчле булса, ишетү кинәт начарайса, борыннан кан еш килсә, температура берничә көн төшмәсә, тамак авыртуы сулыш алуга комачауласа яки борын томалануы ике атнадан артык дәвам итсә, кичекмәстән белгечкә күренергә кирәк. Иртә куелган диагноз дәвалауны күпкә җиңеләйтә.

- Әңгәмәбезне тәмамлап, укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?
- Сәламәтлекне соңгы урынга куймагыз. Авыруны вакытында дәвалау һәрвакыт җиңелрәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Үзегезне саклагыз, профилактик тикшеренүләрне онытмагыз һәм табибка мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Сәламәт кеше генә тулы көченә эшли, укый һәм тормыштан ямь таба ала.


Нет комментариев