Балаларның сәламәтлеген саклау - балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге төп бурычларның берсе.
(3 июнь, “Апастово-информ”).
Район табиблары белдерүенчә, 14 яшькә кадәрге балалар арасында ачыкланган гомуми авырулар арасында, гадәттә, сулыш органнары ашкайнату системасы, күз авырулары, нерв системасы, сөяк-мускул системаса авырулаы, төрле имгәнүләр, агуланулар күзәтелә.
“Бала сәламәтлеген кайгырту һәр ата-ананың төп бурычы. Алар – яшәү мәгънәсе. Балаларның сәламәтлеген саклау атнасы-аларның иминлегенә аерым игътибар бирү өчен менә дигән мөмкинлек.”, - дип кисәтә табиблар.
Шулай ук табиблар бала сәламәт булып үссен өчен, төп 9 кагыйдәне истә тотарга киңәш итә.
1. Көн режимы. Балалар организмы режимга тиз ияләшә һәм аңа теләсә нинди йөкләнешне җиңеп чыгу җиңелрәк. Шуңа күрә бала бер вакытта йокларга, уйнарга, ашарга, дәресләр әзерләргә тиеш.
2. Сәламәт йокы. Йокы – сәламәтлекнең төп нигезе. Балага ничә сәгать йокларга кирәклеге аның яшенә бәйле: 1-2 яшьлекләргә — 11-14 сәгать; - 3-5 яшьлек балаларга-10-13 сәгать; — 6-12 яшьлек балаларга-9-12 сәгать йокларга киңәш ителә.
3. Даими физик активлык. Физик активлык балада мускул көче, җитезлек, ныгу үсешенә ярдәм итә.
4. Сәламәт туклану. Үсә барган организм өчен витаминнар, минераль матдәләр кирәк, шуңа күрә туклану төрле булырга тиеш. Рационда сөт продуктлары, боткалар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, җиләкләр, чикләвекләр булырга тиеш.
5. Гаиләдә психологик атмосфера. Балаларның эмоциональ халәте күбесенчә гаиләдәге психологик атмосферага бәйле. Ул киләчәктә аның сәламәтлегендә дә чагылыш табарга мөмкин.
6. Күзләр сәламәтлеге. Сәламәт күрү сәләтен саклап калу өчен, күзләр өчен зарядка ясарга, кагыйдәләрне сакларга кирәк.
7. Педиатрга вакытында бару. Хәтта балаларда гади генә салкын тию дә, тиешенчә дәваланмаган очракта, катлауланып, хроник формага күчәргә, җитди авыруларга сәбәпче булырга мөмкин.
8. Профилактик медицина тикшерүләре һәм вакцинация узу. Бу дәвалауны вакытында башларга һәм катлауланулар үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә.
9. Бәхетсезлек очракларын профилактикалау. Әйләнә-тирә мохитне бала өчен куркынычсыз итегез. Өлкәннәр мөмкин булган куркынычларны кисәтергә һәм балаларны алардан сакларга тиеш.
Мәгълүматлар район хастахнәсеннән алынды.
Нет комментариев