Ашказаны-эчәк системасы, панкреатит, шулай ук симерү һәм шикәр чире белән авыручыларга икмәк куллану һич тә киңәш ителми, дип белдергән “РИА Новости”га табиб-терапевт һәм кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин.
Агентлык өйрәнгән статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә икмәк куллану 2025 елда 2006 ел белән чагыштырганда 1,8 тапкырга кимегән һәм елына бер кешегә уртача рекордлы түбән 35 килограмм тәшкил иткән.
"Шуны истә тотарга кирәк, ашказаны-эчәк трактының барлык авырулары да майлы икмәкне бик начар кичерә, чөнки ул шактый авыр эшкәртелә, организм өчен бу бик күп углеводлар. Клейковина хасил була һәм безнең ашказаны асты бизе моны бик яратмый, ул ипи яңа пешкән булганда газап чигә. Әгәр, мәсәлән, панкреатит бар икән, бу иң яхшы ризык түгел", - ди Кондрахин.
Моннан тыш, табиб ачыклык керткәнчә, яңа пешкән ипине шикәр чире һәм симерү белән авыручыларга ашарга киңәш ителми, чөнки углеводлар аркасында авырулар барышы катлауланырга мөмкин. Кондрахин билгеләп үткәнчә, алмашка сохари яки киптерелгән ипи кулланырга мөмкин бу очракта продукт азрак калорияле булачак һәм организмга файда китерәчәк.
Источник: https://ria.ru
фото: https://www.magnific.com
Нет комментариев