Хатын-кызлар арасында киң таралган ясалма керфек үстерү күз өчен зыянлы дип ачыклаган табиблар.
Бу хакта Бөекбритания газетасы хәбәр итә. Чит ил офтальмология клиникасы табиблары аңлатуынча, керфек үстерү модага кергәннән бирле, күз инфекциясе авырулары арткан. Күз кабагы зарарлану очраклары да шактый. Бу блефарит авыруына да сәбәпче икән. Әлеге авыру вакытында күз кабаклары, керфек асты шешә, бу инфекцияне дәвалау шактый авыр. Керфек коелу да еш күзәтелә. Ә керфексез кешедә күз авырулары килеп чыгу ихтималы тагын да арта. Чөнки керфекләр кешене тузаннан, җилдән саклый
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kerfek-ster-kzsez-kaldyra
Нет комментариев