Кокос мае йөрәккә уңай йогынты ясарга мөмкин, ди табиблар.
Эш шунда ки, кокос мае составында урта чылбырлы май кислоталары бар, бу аны файдалы итә. Шулай ук аның составында трикприн исемле өстәмә дә бар. Бу өстәмә йөрәк күзәнәкләренә липид алмашын яхшырта һәм кардиомиопатияне булдырмый кала.
Ләкин кокос маенда “тулыланган” (насыщенные - рус.) майлар күп, шуңа күрә аны артыгын кулланырга ярамый. Мондый майларның артык булуы кирәкмәгән үзгәрешләр барлыкка китерүгә, атеросклероз, инфаркт һәм инсульт кебек авырулар булдырырга сәләтле.
Чыганак: shahrikazan.ru
Нет комментариев