Үзәк хастаханәдә аллергия авыруларын кисәтү атналыгы уза. Ул 8 июль - Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла.
(8 июль, “Апастово-информ”).
Июль ае җәйнең иң кызу, актив чәчәк ату чоры. Коры, кояшлы, җилле көндә үсемлек серкәләре таралганда, аллергия аеруча янарга мөмкин. Район табиблары белдерүенчә, дөньяда аллергик авырулар белән интегүчеләр саны арта. Аллергик ринит, конъюнктивит, атопик дерматит, аллергик бронхиаль астма, азык-төлек аллергиясе еш күзәтелә. Шулай ук астма, ринит, дару һәм азык аллергиясе, бөҗәкләргә аллергия, экзема, ангионевротик шешү дә аллергия авырулары булып санала.
“Аллергия билгеләре сизгәндә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Чөнки вактыныда дәвалау чаралары күрү аллергия патологиясенең авыр формалары үсешен булдырмаска ярдәм итә. Шулай ук берничә кагыйдәне дә итсә тотарга кирәк. Әйтик, ачык һавада булуны, табигатькә - урманга, дачага йөрүне чикләргә кирәк. Биналарда, машинада тәрәзәләрне ябык тоту хәерле булыр. Урамнан кергәч, һичшиксез, юынырга, киемнәрне алыштыру мөһим. Йорт эчендәге һаваны чистарту һәм фильтрлау өчен системалар урнаштыру да кулай чара булып тора”, - дип кисәтә табибә Гөлсинә Гайнуллина.
Нет комментариев