Үзәк хастаханәдә 11 – 17 май – артериаль гипертониягә каршы көрәш һәм табиб билгеләгән дәвалануны төгәл үтәү атналыгы уза. Ул 17 май – Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла.
(13 май, “Апастово-информ”).
Гипертоник авыру һәм артериаль гипертензия буларак билгеле гипертония – ул артериаль кан басымының даими күтәрелүе. Ләкин артериаль басым башка авыруларның сипмтомы рәвешендә, мәсәлән, шикәр диабеты, гипертиреоз яки бөерләр патологиясе нәтиҗәсендә дә югары торырга мөмкин.
“Күп очракта артериаль гипертензия башлангыч стадиядә үзен бик сиздерми һәм, әйтик, медицина тикшерүе вакытында очраклы гына ачыклана. Шуңа да карамастан беренче симптомнар барлыкка килми калмый: алар – баш әйләнү, баш кысып авырту, күз аллары караңгылану, бит һәм муен-яка тирәсе кызарып чыгу, куллар һәм аяклар салкынаю, хәлсезләнү һ.б. Мондый симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар төрле авыру, шул исәптән гипертониянең билгесе булырга мөмкин. Истә тотыгыз, артериаль басымның һаман саен күтәрелүе йөрәк мускулында төзәтелмәслек үзгәрешләргә һәм миокард инфарктына китерә, ә кан тамырларында – атеросклероз үсешенә, бөерләрдә – шешләр барлыкка килүгә, бавырда – аның зураюына. Шулай ук баш миенә инсульт янау, күз органнарындагы үзгәрешләрдән исә сукыр калу куркынычы бар”, - дип кисәтә район табиблары.
Кан басымын һәркем үзе мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала. Моның өчен махсус җиһазлар – тонометрлар бар.
“Оптималь басым – терекөмеш баганасының 120/80 миллиметры дәрәҗәсендә санала. Әгәр инде артериаль кан басымы т.б. 160 мм дәрәҗәсеннән дә арта икән, ашыгыч медицина ярдәмен чакырту зарур. Кан басымын мөстәкыйль рәвештә төшерергә ашыкмагыз, чөнки кан басымының «сикерүе» нәтиҗәсендә кинәт хәл тагын да начарланырга, хәтта комага яки үлемгә китерергә мөмкин”, - ди табиблар.
Билгеле, һәр авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү җиңелрәк.
Кан басымын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен берничә гади кагыйдәне истә тотып, аларны куллану сәламәтлек өчен файдалы булачак.
- Тоз, гади углеводлар, кыздырылган, майлы һәм ысланган ризыклар куллануны чикләп, тулы кыйммәтле һәм төрләндерелгән туклануга игътибар итәргә кирәк. Артык авырлыктан, шулай ук никотин һәм алкогольгә тартылу кебек сәламәтлеккә зыянлы гадәтләрдән арыну файдага булачак. Организмны чыныктыруга юнәлдерелгән физик йөкләнеш (иртәнге зарядка, сулыш алу күнегүләре, тренажерларда шөгыльләнү, йөзү, җәяү йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү һ.б.). Әмма монда бик сак булырга кирәк, чөнки йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда бик көчле физик йөкләнеш сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Йокыны туйдыру мөһим. Өлкән кешегә тәүлегенә уртача 7-8 сәгать йокы таләп ителә. Тормыштагы авырлыкларны һәм стресслы хәлләрне сәламәтлеккә һәм кәефкә зыян китермичә җиңеп чыгу өчен позитив фикер йөртүгә өстенлек бирергә киңәш итәбез. Гипертония диагнозы куелган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны кабул итү мәҗбүри, шулай ук артериаль басымны үлчәп торырга, канда шикәр һәм холестерин күләмен даими тикшертергә кирәк. Тулысынча сәламәт кебек тоелган очракта да даими рәвештә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үтеп тору зарур, - ди табиблар.
Нет комментариев