Үзәк хастаханә поликлиникасында барлык теләүчеләргә кан басымын һәм пульсын үлчәргә тәкъдим ителгән.
(15 май, “Апастово-информ”).
Артериаль гипертониягә каршы көрәш атналыгы кысаларында Апас үзәк район хастаханәсендә мәгълүмати-профилактик акция узган. Медицина хезмәткәрләре экспресс-диагностика уздырып кына калмаган, пациентларга консультацияләр дә биргән, нинди күрсәткечләрнең нормада булуын, ә кайсыларының табиб игътибарын таләп итүен аңлаткан. Нормадан тайпылышлары ачыкланган пациентларга тикшерү узарга һәм участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында киңәшләр бирелгән.
“Акция артериаль гипертонияне профилактикалауның һәм вакытында дәвалауның мөһимлеген аңлатуга, хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән. Чөнки кан басмының югары булуы инфаркт һәм инсульт кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп факторлары булып тора”, - дипр белдерделәр район үзәк хастаханәсендә.
Нет комментариев