Күкрәк бизенең яман шеше Россиядә һәм дөньяда иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булып тора.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Россиядә ел саен 70 000 яңа очрак теркәлә, аларның 75%ы 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга туры килә.
Район хастаханәсенең табиб-онкологы Кәдрия Мефодьева белдерүенчә, авыру сәламәт күзәнәкләрнең шеш күзәнәкләренә трансформациясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Күкрәк бизләренә гормональ фондагы теләсә нинди тайпылышлар тискәре йогынты ясарга мөмкин.
“Һәркем үз сәламәтлегенә җаваплы карарга һәм игътибарлы булырга тиеш. Авыруга каршы кисәтү чараларын да күрү мөһим. Моның өчен даими сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәк. Айга бер мәртәбә күкрәгегездә тыгызлану, төеннәр, тирегездә үзгәрешләр, бүлендекләре булу-булмавын тикшерегез. Әлеге үзгәрешләрне сизсәгез ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез! 40 яшьтән өлкәнрәк булган барлык хатын-кызлар 2 елга 1 тапкыр күкрәк бизләренә профилактик рентген тикшерүе (маммография) узарга тиеш”, - дип кисәтте табиб Кәдрия Мефодьева.
Нет комментариев