Район хастаханәсендә сәламәтлек өчен куркыныч янаучы авыруларны кисәтү буенча дәрес узачак
Сәламәтлек

Район хастаханәсендә сәламәтлек өчен куркыныч янаучы авыруларны кисәтү буенча дәрес узачак

Дәресләр 22 майда он-лайн форматта оештырыла. Башлана: 10.00 сәгатьтә.

(21 май, “Апастово-информ”).


Он-лайн дәрес артериаль гипертония, йөрәк-кан тамырлары системасы, шикәр чире, хроник обструктив үпкә авыруларын кисәтүгә багышлана. Шулай ук эсседә һава шартларында гадәттән тыш хәлләр килеп туганда беренче ярдәм күрсәтү темасы да ассызыкланачак.  Дәресне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» доценты, медицина фәннәре докторы, табиб-кардиолог Харисова Энҗе Хәләф кызы үткәрәчәк. Дәрес онлайн форматта Апас үзәк район хастаханәсе администрациясенең актлар залында узачак (12+).


Нет комментариев