Бу кечкенә, әче генә тәмле җимешне витаминнар патшасы дип атарга да була.
Сырганак, иң беренче чиратта, С витаминына байлыгы белән аерылып тора. 100 грамм өлгергән җимештә аның күләме 200–316 мг га кадәр җитә! Ләкин монда гына түгел сырганакның байлыгы. Аның составында А, В1, В2, В3, В5, В6, В9, С, Е, К һәм РР витаминнары тупланган. Моннан тыш, бу үсемлектә тимер, калий, магний, кальций, фосфор, натрий, алюминий һәм кремний кебек мөһим минераллар, шулай ук актив биологик матдәләр дә бар.
Ә менә иң гаҗәбе: сырганак куагында бәхет гормоны — серотонин да табылган. Ул күңелне күтәреп, организмны төшенкелектән сакларга ярдәм итә.
Сырганакның организм өчен файдасы зур:
-
Ул иммунитетны ныгыта һәм салкын тиюдән саклый;
-
Йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта;
-
Үҗем ютәлне йомшартырга булыша;
-
Организмнан зыянлы токсиннар һәм шлакларны чыгара;
-
Гипертония белән авырганда басымны нормальләштерергә ярдәм итә;
-
Ашказаны-эчәк тракты эшен яхшырта һәм матдәләр алмашын тизләтә;
-
Калкансыман биз эшчәнлеген көйләргә булыша;
-
Стоматит вакытында ялкынсынуны баса;
-
Нерв системасын тынычландыра.
Көненә бары 100 грамм гына сырганак ашасагыз, сез иммунитетыгызны ышанычлы ныгытырсыз һәм витамин запасыгызны тулыландырырсыз. Аны шикәр белән ышкып, чәйгә салып эчү дә бик тәмле.
Әмма саклыкны онытмаска кирәк!
Сырганак бавыр авырулары, ашказаны яки унике илле эчәк җәрәхәте, панкреатит, холецистит, шулай ук бөердә һәм сидек куыгында ташлар булган очракларда зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә мондый авырулар булса, бу тәмле җимешне саклык белән генә кулланыгыз.
Чыганак: Шәһриказан
Нет комментариев