Тәмәкене - алмага: Апаста профилактик акция узды
Сәламәтлек

Тәмәкене - алмага: Апаста профилактик акция узды

Апаста “Тәмәкене - алмага!” дип исемләнгән профилактик акция узды.

(29 июль, “Апастово-информ”).


“Яшьлек” яшьләр үзәге белгечләре сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән мондый чараларны даими оештыра. Бу юлы алар тәмәке тартучыларга гадәти булмаган тәкъдим белән чыкты - сигаретларын сусыл һәм тәмле алмага алыштырырга чакырды.


Акцияне оештыручылар кулларына алмалар һәм мәгълүмати буклетлар алып, Апас бистәсе үзәгенә чыкты. Биредә алар тәмәке куллануның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде, дөрес туклануның һәм җиләк-җимеш, яшелчәләр куллануның файдасын аңлатты. Шулай ук “Тәмәке тарту - модалы түгел” дигән эчтәлектәге буклетлар таратылды.


Акциядә катнашучылар әлеге башлангычны хуплап каршы алды. Күпләр үзләрендәге сигаретларын алмага теләп алыштырды һәм сәламәт тормыш рәвеше турында файдалы мәгълүмат алды.


Мондый профилактик чараларның тәмәке тартуны киметүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар санын арттыруга үз өлешен кертәчәгенә ышаныч зур.
Сәламәтлегегезне саклагыз!


Нет комментариев