Татарстан РКХ табиблары 75 яшьлек хастаханәчегә зур күләмле шешне алдылар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
8х9х6 сантиметрлы шеш хатын-кызның баш сөяге аша үсеп чыккан. Диагностика бу менингиома – үрмәксыман ми тышчасы күзәнәкләреннән үсеш алучы ямансыз шеш икәнен күрсәткән.
РКХның 1-нче нейрохирургия бүлеге табиблары 3D-принтерда баш сөягенең зарарланган урыны белән өлеше моделен бастырып чыгарган. Бу модель ярдәмендә хирурглар титан пластинасының кирәкле формасын һәм зурлыгын әзерләгән, аннан соң операцияне планлаштырганнар.
«Бер ярым сәгатькә якын вакытта 1-нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин һәм нейрохирург Роман Калимуллин катлам-катлам шешне акрынлап алдылар. Операция уңышлы узды. Пациентны консультациягә һәм алдагы дәвалау тактикасын билгеләү өчен онкология диспансерына юлландылар», – дип язылган хәбәрдә.
Чыганак: татар-информ
Нет комментариев