Татарстан урманында җиләк җыйган хатын-кызны елан чаккан
Сәламәтлек

Татарстан урманында җиләк җыйган хатын-кызны елан чаккан

Урманда йөргән вакытта елан (гадюка) чаккан хатын-кызны Татарстан Алабуга Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кыз җиләк җыйган, бер мизгелдә кинәт каты авырту сизгән. Башта ул ватык пыялада киселгәндер дип уйлаган. Аска иелеп, пыяла ватыкларын алырга теләгәндә, аларның урынында кара елан күргән.

«Организмның реакциясе тиз булды. Вакыйгадан берничә минут үтүгә куркыныч симптомнар күренә башлады – сулыш юллары шешкән. Һәр секунд саен һава керү авырая барган», – дип сөйләгәннәр Үзәк район хастаханәсендә.

Хатын-кыз тиз генә ярдәмгә  мөрәҗәгать иткән, чакканнан соң ярты сәгать үтүгә аны реанимация бүлегенә салганнар. Авыруга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелгән, хәзер аның гомеренә берни дә янамый

 

фото: Алабуга Үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте


Нет комментариев