Казан янында алты яшьлек кыз балага коткаручылар ярдәмгә килгән, аның бармагы уенчыкка кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия МЧСның Баш идарәсендә хәбәр иткәннәр.
Вакыйга Татарстанның Биектау районындагы Усады бистәсендә булган. Кызның әти-әнисе 112 телефонына шалтыратып, кызларының сул кулы бармагы уенчыкка кысылып калганын әйткән.
Вакыйга урынына килгән коткаручылар слесарь инструментын кулланып, проблеманы төз итеп хәл иткән. Балага медицина ярдәме кирәк булмаган.
Нет комментариев