Үлгән кешеләргә ничек итеп атап дога кылырга?
Сәламәтлек

Үлгән кешеләргә ничек итеп атап дога кылырга?

Коръәннән белгән сурәләрне укырга кирәк. Гадәттә «Фатиха», «Ясин», «Тәбәрәк» сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

"Я, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек - барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи үә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл🤲

Чыганак: Шәһри казан

Фото: magnific.com


Нет комментариев