Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апас яшьләре паспорт алды

Район Советы бинасында 14 яше тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе дәвам итә. 3 айда 53 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алды. Бу чараның һәркайсына аерым сценарий әзерләнә, тантанада катнашучылар алдында районның күренекле үзешчәннәре концерт белән чыгыш ясый. Олы, мөстәкыйль тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучыларга бик...

Район Советы бинасында 14 яше тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе дәвам итә. 3 айда 53 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алды. Бу чараның һәркайсына аерым сценарий әзерләнә, тантанада катнашучылар алдында районның күренекле үзешчәннәре концерт белән чыгыш ясый. Олы, мөстәкыйль тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучыларга бик күп теләкләр әйтелә.

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көненә багышлап, бу соңгы тантаналы вакыйга 30 октябрьдә үтте. Район хакимияте бинасының зур утырышлар залына әти-әниләре, туганнары һәм дуслары белән бергә яңа гына 14 яше тулган 12 егет һәм кыз чакырылды. Видеоэкранда патша заманы - 1908, СССРның 1917, 1933, 1974 һәм хәзерге Россия паспортлары тарихын чагылдырган гаять кызыклы мәгълүматларны һәркем зур кызыксыну белән карады. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, миграция, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева кулыннан паспорт алучы Россиянең яшь гражданнарына район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды, район музеена экскурсия оештырылды. Бу башлангычның башында торучы, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру дәвамлы булачагын белдерде.

Бу көнгә кадәр кулында төп документ-туу турында таныклыгы гына булган яшьләребез өчен паспорт алу зур вакыйга. Россия һәм Татарстан герольдикасы-флаг, гимн һәм герб, Апасыбыз флаг-гербы белән якыннан таныштыру туган илгә, кече Ватаныңны танып белү, патриотик хисләр тәрбияләүнең бик үтемле ысулы.

Айдар Рәхмәтуллин, Колгына авылы:

- Кызыбыз Сиринәгә яшьтәшләре алдында тантаналы итеп паспорт тапшыру гомерлек вакыйга, Апаска бик теләп килдек, оештыручыларга зур рәхмәт.

Миләүшә Гомәрова, Апас:

  • - Кызыбыз Ләйсән беренче паспортын район эчке эшләр бүлегенә үзе барып алган иде. Улыбыз Ленарны бик зурладылар, тантана бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев