Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар башкалада сәүдә итте

19 сентябрьдә Казан Агропаркында апаслылар үткәргән көзге ярминкәне Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та килеп карады һәм: -Булдыргансыз, җаның ни тели-киштәләрдә шул бар,-дип белдерде. Агропаркның "печән базары" рәтләрен йөреп чыккач, апаслылар сатуга алып килгән печән-салам, ашлыкның сыйфатлы һәм күп булуын ассызыклады. Быелгы көзге өченче ярминкә апаслылар өчен 3 октябрьдә...

19 сентябрьдә Казан Агропаркында апаслылар үткәргән көзге ярминкәне Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та килеп карады һәм:

-Булдыргансыз, җаның ни тели-киштәләрдә шул бар,-дип белдерде.

Агропаркның "печән базары" рәтләрен йөреп чыккач, апаслылар сатуга алып килгән печән-салам, ашлыкның сыйфатлы һәм күп булуын ассызыклады. Быелгы көзге өченче ярминкә апаслылар өчен 3 октябрьдә узачагын искәртте.

Бу ярминкәдә агрофирма белән бергә "Табар", "Алга", Рәхимов исемендәге хуҗалыклар, Апасның "Икмәк", Каратун ашлык кабул итү предприятиеләре дә сәүдә итте. Борнаш мәктәбе казанлыларга төрле дару үләннәре җыелмасы, Зур Күккүз мәктәбе алма, карлыган кагы, башка "тәмнүшкәләр" алып барган иде. Казанлылар Апас урманнары каен-юкәсе, имән мунча себеркесенә заказ бирделәр.

Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова авыл сөт-катыгы, каймак-эремчеккә сорау зур булуын белдерде.

-Авыл тавыклары йомыркасын күз ачып йомган арада сатып бетердек. Вьетнамлылар килгән иде ярминкәгә, алар аны чи килеш эчәргә гадәтләнгән, фабрика тавыгы йомыркасына караганда авылныкы файдалырак диешеп, чиләкләп алдылар,-дип сәүдәгәрлек серләре белән уртаклашып алды. Казан сатып алучысы нәзберек, сайланырга, сатулашырга ярата, бәянең дә очсызы кирәк аңа-шәһәрнекеләр холкына, базар серләренә яраклашырга туры килә инде. Өй кайнатмасы, тозланган яшелчә, бик сыйфатлы авыл алмасын юксынган шәһәр кешесе. Бәрәңге белән беррәттән бакча кабагын бик күп сорадылар. Юдырылган, чиста солыга ихтыяҗ зур икән:

-Шуны пешереп, суын эчү модада хәзер, сыгынтысы ябыгырга булыша, ашказаны-эчәкләрне яшәртә,-дип бер казанлы кыска гына нотык та тотты.

Бәя дигәннән, бу ярминкәдә апаслылар итнең бер килосын 280-300 сумнан, бәрәңгене 10-11 сумнан, шикәр комын 48 сумнан саттылар. Уңган хуҗабикәләр пешергән сумса-бәлешләр дә кире кайтмады-сатып алучылар чират торып алдылар. Авыл мичендә пешкән кабартма, якмыш-юка сораучылар күп булды-өченче ярминкәгә аны сатуга алып баручы оттырмас, шәт.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдергәнчә, бу юлы ярминкәдә район 500 мең сумлык товар сатып кайткан. Беренче баруда табыш 400 мең сум тирәсе булган.

-Алдан килешенгәнчә, дәүләт авыл кешесенә транспорт-юл чыгымнарын кире кайтарачак. Товарың гына мул булсын-сатып алучысы табылмый калмый. Кем тели-район делегациясе составында үз товары белән Казанга барып ярминкәдә катнаша ала. Тик башта шартларын белешеп куярга кирәк, товарның документлары тәртиптә булырга тиеш,-дип искәртә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев