Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп, махсус автобуслар белән алып килделәр, район үзәгендә җылы сәламләп, чәкчәкләр, күпереп пешкән икмәк, җыр-моңнар белән каршы алдылар. Төрле милләт вәкилләрен чагылдырган каршы алу күренешләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Апасның "Яшь гвардия"челәре һәр килүчене бәйрәм белән котлап, түшләренә георгий тасмалары тактылар. Аннан өлкәннәр үзәктәге яңалыклар белән...
Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп, махсус автобуслар белән алып килделәр, район үзәгендә җылы сәламләп, чәкчәкләр, күпереп пешкән икмәк, җыр-моңнар белән каршы алдылар. Төрле милләт вәкилләрен чагылдырган каршы алу күренешләре өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Апасның "Яшь гвардия"челәре һәр килүчене бәйрәм белән котлап, түшләренә георгий тасмалары тактылар. Аннан өлкәннәр үзәктәге яңалыклар белән таныштылар. Ана һәйкәле, Сугыш чоры ятимнәре һәм тракторчы хатын-кызлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында туктап, истәлеккә фотоларга төштеләр. Данлыклы шәхесләребезгә куелган бюстлар яныннан да тыныч кына үтеп китә алмадылар. Батырлар Мемориал комплексында Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов каһарманнар турында тулы мәгълүмат биреп, батыр райондашларыбызның язмышлары белән таныштырып торды.
Батырлар Мемориал комплексындагы исемлектән һәркайсы әтисен эзләде. Аны күз яшьләре аша сәламләде, рухына атап дога кылды.
Гүзәл Хилавиева, Гөлзада Гатауллина, Айрат Әминов, Ләйлә Шиһабиева.
Нет комментариев