Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болынбалыкчы авылы почтальоны Фирүзә Зарипова республикакүләм “Иң яхшы хат ташучы” бәйгесендә беренчелекне яулады

«Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа" оештырган республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесендә райондашыбыз - Болынбалыкчы авылы почтальоны Фирүзә Зарипова иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм авыл районнары арасында беренчелекне яулады. Фирүзә Зарипова әлеге хезмәткә ике генә ел элек алынган. Шуңа да карамастан, һөнәренең нечкәлекләрен аңлап, халык белән уртак...

«Татарстан почтасы» һәм «Татмедиа" оештырган республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесендә райондашыбыз - Болынбалыкчы авылы почтальоны Фирүзә Зарипова иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм авыл районнары арасында беренчелекне яулады.

Фирүзә Зарипова әлеге хезмәткә ике генә ел элек алынган. Шуңа да карамастан, һөнәренең нечкәлекләрен аңлап, халык белән уртак тел табып өлгергән инде. Аны һәр йортта кунак каршылагандай көтеп алалар.

- Аллага шөкер, почтальоннан уңдык. Ачык йөзле, сөйләшергә дә җайлы. Газета журналларны таратканда да аяклары җиргә тими, йөгереп кенә йөри. Минем Апас якларына килүемә 40 ел булды. Шул гомердән бирле "Йолдыз"ны яратып укыйм. Район газетасын да укымагач, төбәгебезнең яңалыкларын каян белергә соң, - ди Люция апа Хәмидуллина.

Фирүзә үзенә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп, булсын дип башкара. Газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарату, айлык түләүләр кабул итү, элемтә бүлекчәсенә китерелгән товарларны сату да аның хезмәт вазифасы.

- Һәр язылу кампаниясендә үзенә бирелгән бурычны беренчеләрдән булып үти. Бүген ул хезмәт күрсәтүче 260 йортның 127сендә "Йолдыз" укыйлар. Яшьлеге бар, җитезлеге бар. Аның кебек хезмәткәрләр күпләргә үрнәк, - ди район почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Эльмира Сафиуллина.

Җәен, кышын, язын, көзен иңнәренә авыр сумкасын асып иңләгән чакрымнар бушка үтмәгән. Фирүзә бүген һәр йортта ихтирам, игътибар тоя. Республикакүләм бәйгедә беренче урынны алуы да тырышлыгының бәяләп бетергесез нәтиҗәсе. Ул икенче яртыеллыкта "Йолдыз"лар санын 23кә арттырып үти алды һәм 22,1 процент үсеш җиңүгә этәргеч бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фирүзә 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча да җиңүчеләр һәм редакциянең бүләген алучылар сафында иде.

- Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Ләкин бит барысы да үзеңнән тора. Авылдашларымның һәр сүзен, һәр йомышын үтәргә, аларны аңларга тырышам. Аңлашып эшлибез, - ди ул үзе.

Болынбалыкчыда кемне генә күрсәк тә, Фирүзә хакында җылы сүзләрен кызганмады.

- Газета-журналлар да, пенсия, субсидия акчалары да вакытында килә. Ә без аны үзе әйбәт булганга, елмаеп каршы алабыз, изге теләкләребезне теләп озатып калабыз, - диләр Фәрдунә Хисаметдинова һәм Минсара Кадыйрова.

Фирүзә гаиләсендә өч кызының яраткан, назлы әнисе, тормыш иптәшенең кайгыртучан хатыны. Дәүләтнең зур ярдәмен тоеп авылда йорт салып чыкканнар. Хәзер зур, якты, иркен йортларында бер максат, бер уйда булып, тату, матур гомер кичерәләр.

2 сентябрь көнне Фирүзә баш редактор Гүзәл Хилавиева белән берлектә башкалага бүләкләү тантанасына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Апастово