Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста яшь спортчылар һәм мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары өчен район башлыгының чыршы бәйрәме узды

Бәйрәмдә балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре юлланды.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).


Спортны үз итеп яшәүче, район һәм республика күләмендә җиңүләр яулаган егет-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен юллады.
“Уңышларыгыз дәвамлы булсын. 2024нче елда сезгә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Апасыбыз данын еракларга танытып, исән-сау булып, тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп итсен”, - дип теләде ул.
Аниматорлар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәркемгә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы өләшеп, “Серле алан” әкияти тамаша тәкъдим иттеләр. Аграр көллият коллективы тәм-томнар белән сыйладылар. Балалар Кыш бабай бүләкләре алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев