Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты. «Шәһри Казан» хәбәр иткәнчә, ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан сайлау участогына тормыш иптәше Ләйсән һәм кечкенә оныгы белән бергә килгән.
Сайлау участогына кергәндә тавыш бирүчеләрне мәктәп укучылары каршы алган. Алар Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарган.
Сайлау – ул һәр кеше өчен мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте артист. Ул тавыш бирергә традицион рәвештә бөтен гаиләсе белән йөрүен әйтте.
«Без үз язмышыбызны сайлыйбыз. Безнең язмыш – безнең кулда. Шуңа күрә без сайлауларга теләп киләбез. Ә бөтен гаилә белән йөрү – ул матур традиция. Һәрвакыт балалар белән бергә килә идек. Аларның да моны күреп, белеп үсүен теләдек. Хәзер менә оныклар белән киләбез. Безгә тагын бик күп еллар шулай бергә йөрергә насыйп булсын», – диде Салават Фәтхетдинов.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salavat-fatxetdinov-tormys-iptase-ham-onygy-belan-berga-tavys-birerga-kilde-5929485
Нет комментариев