18–20 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза.
Районда тавыш бирүләр 50 сайлау участогында оештырылган. Тавыш бирү участоклары өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Сайлау участоклары өченче көнне башлап җибәрде.
Әлмәндәрдә сайлаучыларны тәмле чәй, кайнар коймаклар белән каршы алалар. Авыл халкын волонтер Дилбәр Хөснуллина һәм социаль хезмәткәр Ләйлә Абзалова, Борнаш авылы китапханәчесе Сөмбелә Галиуллина сыйлый.
Альмир Абдуллин һәм Камил Зәйнуллин сайлауда тәүге тапкыр катнашты. Аларга яшь сайлаучы буларак бүләк тапшырылды. Шулай ук гаиләләре белән килүчеләр дә күп. Алар «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотобәйгесендә катнаша. Татарстанда сайлау көннәрендә 3 автомобиль һәм 33 смартфон уйнатыла. 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе дәвам итә.
Нет комментариев