Җәмгыять һәм без

Чаллыда 11 йөк вагон рельстан чыккан

Хәл Комсомол районында, Авторемонт урамы янында килеп чыккан.

Чаллыда планлы маневр эшләре башкарганда 11 буш йөк вагон рельстан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткән. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар да күзәтелмәгән. Әлеге тимер юл участогы "РЖД" милке булмагач, вагоннарны юлга салу эше объект милекчесе тарафыннан үз көче белән башкарылачак. Ремонт-торгызу эшләре агымдагы тәүлеккә планлаштырылган.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев