«Бердәм Россия» партиясе 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен кимендә 35 мең сумга кадәр арттырырга ниятли. «Бердәм Россия»нең Халык программасы проектында шундый саннар язылган.
«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2030 елга кадәр кимендә 35 мең сумга кадәр арттырырга», – диелә документта.
Мәскәүдә бүген партиянең XXIII съездының икенче этабы уза. Анда якындагы биш елга партиянең эш планы булачак яңа Халык программасын расларга планлаштыралар
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-minimal-xezmat-xaky-2030-elga-35-men-sumga-kadar-artyrga-momkin-5928125
Нет комментариев