Җәмгыять һәм без

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән яңадан эшли башлый

Татарстанда 12 сентябрьдән авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр яңадан башлана.

 Алар һәр шимбәдә республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.

ярмарка казань 2026
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте фотасы

Ярминкәләр кайда узачак?

Ярминкәләр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:

  • Казан шәһәре – 14 мәйданчык;

  • Чаллы шәһәре – 2 мәйданчык;

  • Зеленодольск районы – 2 мәйданчык;

  • Түбән Кама шәһәре – 2 мәйданчык;

  • Түбән Кама районының Кама Аланы штп – 1 мәйданчык.

Сәүдә мәйданчыкларының адреслары:

Казан шәһәре:

  • Аграр ур., 2

  • Липатов ур., 7

  • Ямашев ур., 71А

  • Беломорский ур., 6

  • Ш. Усманов ур., 1

  • Батыршин ур., 20

  • Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә

  • Җиңү Проспекты, 46В

  • Ю. Фучик ур., 64

  • Лаврентьев ур., 10

  • Революция ур., 12 (Юдино п.)

  • Дементьев ур., 7

  • Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (якшәмбе көннәрендә)

  • А. Авзалова ур., 15

Зеленодольск районы:

  • Осиново пос., Бакча ур., 9

  • «Яңа Тура» технополисы

Чаллы шәһәре:

  • Габдулла Тукай яр буе, 16

  • Чулман пр. (ипподром территориясендәге мәйданчыкта)

Кама Аланы штп:

  • «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә

Түбән Кама шәһәре:

  • Шинников пр., 10В

  • Төзүчеләр проспекты, 2Б

 Нәрсә сатыла һәм бәяләр

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.

Республика халкына һәм кунакларына киң ассортиментта продуктлар тәкъдим ителә:

  • кош-корт ите, йомырка;

  • сыер ите, дуңгыз ите;

  • бәрәңге, яшелчә;

  • сөт һәм сөт продуктлары;

  • шикәр, он, кондитер әйберләре һәм башкалар.

 Ярминкәләрдә продукция ваклап сату бәяләреннән 10%тан 30%ка кадәр арзанрак булачак. Моның өчен җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирелә һәм ягулык-майлау материаллары тәкъдим ителә.

Төп бәяләр:

  • Шикәр комы – 55 сум/кг

  • Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә – 30 сум

  • Башлы суган – 40 сум

  • Үлчәүле сөт – 50 сум

  • Он – 27,5 сум

  • Кош-корт ите – 200 сум

  • Беренче категорияле йомырка – 10 данә 95 сумнан

  • Сайланылган йомырка – 100 сум

  • Сөякле сыер ите – 650 сум

  • Атланмай 72,5% – 750 сум/кг

 Ярминкәләр кайчан тәмамлана?

Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) уздырылачак.

 

 


Нет комментариев