Апаста ящур авыруы чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды
Җәмгыять һәм без

Апаста ящур авыруы чыганагын ликвидацияләү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды

Өйрәнүләр Апасның Сабантуй аланлыгында оештырылды.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Семинарга Татарстан районнарының һәм шулай ук Ульян, Пенза өлкәләреннән, Чувашия, Мордовия республикасыннан ветеринария хезмәткәрләре, җитәкчеләр җыелды. Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев катнашты.

Глава Апастовского района
Апас район башлыгы Айрат Габдулхак улы Җиһаншин Фото: Ләлә Сафиуллина

“Хәерле көн, хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре! Уку-өйрәнүләр мәйданчыгы итеп безнең районны сайлаганыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Без һәрвакыт сезне күрүебезгә шат. Төбәктә, районда эпидемиологик иминлекне тәэмин итү - уртак бурычыбыз. Биредә уза торган әлеге өйрәнүләр профессиональлекне һәм эшнең оператив башкарыла алуын раслаячак. Барыгызга да яхшы эшләр, сәламәтлек телим”, - диде Айрат Җиһаншин.

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев та уку-өйрәнүләрнең мөһимлеген ассызыклап узды, чараны оештыруда ярдәм иткән район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде, хезмәткәрләргә уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев Фото: Ләлә Сафиуллина

“Безнең алда өйрәнүләр үткәрү, структур бүлекчәләр арасында үзара хезмәттәшлек алгоритмнарын эшләү бурыч тора. Барыгызга да нәтиҗәле эш телим”, - диде Тимур Галиев.

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов уку-өйрәнүләр йогышлы авыруларга бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дәүләт хакимияте башкарма органнарының, территориаль идарәләрнең, җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту, эш тәртибен һәм күнекмәләрне тагын бер кат искә төшерү максаты уздырылуын әйтте.

  Семинарда катнашучылар эпизоотик хәлләргә каршы көрәш отрядлары эшчәнлеге белән таныштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсенең республикабызда яшәүче халыкның сәламәтлеген кайгырту максатыннан бирелгән махсус автомобильләрнең әзерлеген, җиһазланышын карадылар. Команда-штаб күнегүләре кысаларында авыру чыганагын юк итүдә районның җаваплы хезмәтләре җәлеп ителде. Алар тиешле диагностика, шулай ук ликвидация чаралары үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Соңыннан ящур авыруын кисәтү һәм саклану чаралары турында фикер алыштылар.

“Ящур — бик куркыныч авыру, малларга гына түгел, кешеләргә дә йога. Шуңа күрә инфекциягә каршы торуның төп чарасы-профилактика. Төп кли¬ник билгеләре: авыз куышлыгының лай¬лалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнә. Авыру хай¬ваннар- инфекция чыганагы. Шулай ук терлекләр авыруның инкубация чорын кичергәндә дә куркыныч. Авыру терлекнең сөте, селәгәе, сулаган һавасы, сидеге һәм фекалияләре дә әйләнә-тирәгә авыру тарата. Тилчә - мөгезле эре терлекләрнең ашкайнату трактын һәм тиресен зарарлый торган вируслы кискен чир. Авыру вакытында югары температура (41 градуска кадәр) күзәтелә. Ул янгын кебек, бер фермадан икенчесенә коточкыч зур тизлек белән тарала ала. Еш кына саклану чаралары да ярдәм итми, чөнки эт, песи һәм кошлар да аны таратучы ролен үтәргә мөмкин”, - дип белдерде районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин..


Нет комментариев