Җәмгыять һәм без

БПЛА видеосын бастырган өчен Яшел Үзән кешесенә 4 мең сум штраф салынды

Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек егет район предприятиесе өстеннән БПЛА очу видеосын бастырган өчен штраф салынды.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре әлеге роликны Интернет челтәрен мониторинглау вакытында ачыклаган. Язма мессенджерларның берсендә урнаштырылган булган.

Хокук саклаучылар авторның шәхесен ачыклаган һәм аңа 4 мең сум күләмендә административ штраф билгеләгән.

Чыганак – «Татар информ»


Нет комментариев