Җәмгыять һәм без

Кайсы очракта пенсия билгеләүдән баш тартачаклар

Пенсия яшенә җитү иминият пенсиясен билгеләү өчен әле җитәрлек түгел. Иминият стажы, пенсия коэффициентлары һәм документларның дөреслеге дә исәпкә алына.

  Иминият пенсиясе өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия коэффициенты булырга тиеш.  

Стажга рәсми эш чорлары гына түгел, ә социаль әһәмиятле чорлар да керергә мөмкин: мәсәлән, армиядә хезмәт итү яки яшь ярымга кадәр бала карау.  

Моннан тыш, документларда хаталар, дөрес булмаган мәгълүматлар булу яки кайбер гражданнар өчен Россиядә яшәүгә кагылышлы таләпләрне үтәмәү дә сәбәп булырга мөмкин.

Чыганак: «Татар-информ».


Нет комментариев