Татарстанның 40 яшьлек кешесе миллионнарча сумлык акча чараларын законсыз әйләнешкә кертүдә гаепләнә. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021 елның гыйнварыннан 2023 елның сентябренә кадәр гаепләнүче, фирма директоры буларак, оешманың исәп-хисап счетларыннан ике башка предприятиенең исәп-хисап счетларына 349 млн сумнан артык акча күчерү турында ялган күрсәтмәләр ясаган. Хатын-кыз документларда түләүләрнең нигезләре һәм суммалары турында белеп ялган мәгълүматлар күрсәткән.
Эшне тикшерү барышында дәүләт бюджетына 12 млн сум кайтарылган, гаепләнүченең 14 млн сумнан артык бәяләнгән мөлкәтенә арест салынган. Җинаять эше Совет район судына җибәрелгән.
Нет комментариев