Олы Болгаер авылы мәчетендә, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән, Мәүлид мәҗлесе узды.
Бу мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигьмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева да катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр тыңланды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Мул табыннар әзерләнеп, апа-абыйлар тәмле сыйлардан авыз итте.
-Авылыбызның читтә яшәүче ул-кызлары изге эш башкара. Алар авыл тормышы белән янып яши, ярдәм итә. Үткәргән мәҗлесебез, укыган догаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, җиңү белән кайтсын”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Нет комментариев