Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Тукай районында төбәк җитәкчесе ясалма бозлы «Тукай-Арена» өсте ябулы шугалакны ачуда катнашты. Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында шундый ук спорт объектлары видеоэлемтә аша ачылды. Бүген ачылган шугалакларның һәркайсы уку-күнекмәләр, җыеннар үткәрү һәм спорт ярышлары оештыру өчен 56х26 метр үлчәмле боз мәйданыннан һәм административ, көнкүреш, ярдәмче биналар урнашкан административ-көнкүреш корпусыннан тора. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика өчен бүген үзенчәлекле көн булуын, чөнки берьюлы җиде спорт объекты ачылуын әйтте.
«2029 ел ахырына кадәр тагын тугыз ябык шугалак төзеләчәк. Шул вакытта барлык районнар да боз ареналары белән тәэмин ителәчәк. Татарстанда яшәүче һәркемнең, яшенә карамастан, физик культура белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлегенә ия булуы безнең өчен бик тә мөһим», – диде ТР Рәисе.
Шул ук вакытта, республика җитәкчесе Татарстанда хоккейны аеруча яратуларын искәртте. Төбәктә яшәүче 32 меңгә якын кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә.
Чыганак: Татар-информ.
Нет комментариев