Җәмгыять һәм без

Урак башланды, уңышы сөендерә

Горбунов исемендәге берләшмәнең Урта Балтай бүлекчәсе комбайнчылары Илдус Кәлимуллин һәм Марсель Сәлахов «Нью-холланд» комбайнын тиешенчә көйләп, басуга турыдан-туры урып-суктыруга тыныч күңел белән чыктылар. - Сабантуй аланы янәшәсендәге көзен чәчкән «Московский» бодай уңышы начар түгел, - ди агроном Илдус Яруллин. - Корылыкка да чыдам, көзен әйбәт тамыр җәйде. Бу басудан беренче...

Горбунов исемендәге берләшмәнең Урта Балтай бүлекчәсе комбайнчылары Илдус Кәлимуллин һәм Марсель Сәлахов «Нью-холланд» комбайнын тиешенчә көйләп, басуга турыдан-туры урып-суктыруга тыныч күңел белән чыктылар.

- Сабантуй аланы янәшәсендәге көзен чәчкән «Московский» бодай уңышы начар түгел, - ди агроном Илдус Яруллин. - Корылыкка да чыдам, көзен әйбәт тамыр җәйде.

Бу басудан беренче бункер ашлыкны агрофирма шоферы Иршат Әхмәтҗанов «КамАЗ»ына бушаттылар.


Нет комментариев