Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Район башлыгы Василий Аверьяновны туган көне белән котлады

Райондашыбыз, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновка 88 яшь тулды.

(8 гыйнвар, "Апастово-информ")


Район башлыгы Айрат Җиһаншин Василий Игнатьевичны туган көне белән котлап, изге теләкләрен ирештерде.
" Бәхетле һәм хөрмәтле картлык телим һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәтемне белдерәм!" - диде район башлыгы.
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов та Василий Аверьянов турында җылы фикерләрен язган.
"ХЕЗМӘТ ДАНЫ" орденнары тулы кавалеры, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, атаклы механизатор...
Мондый дәүләт бүләге алучыларны Социалистик хезмәт герое белән тиңлиләр, ә "Сугышчан ДАН" орденнары тулы кавалеры Советлар Союзы Герое белән тиң.
Ул Янгелде авылыннан, теге вакыттагы Тукай ис. колхоз механизаторы, 8 гыйнварда (1936) аның туган көне.
Ихластан котлыйбыз, мөбәрәк гомер телибез!!!
Сүз уңаеннан шуны җиткерәсе килә, 40-50 йортлы Янгелде авылыннан өч легендар шәхес: Салават Кәримов-Советлар союзы герое; Гайфетдин Галиев селекционер-Социалистик хезмәт герое һәм Аверьянов В. И. "Хезмәт Даны" орденнары тулы кавалеры...
Гаҗәеп хәл бит ә???" - дигән ул язмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев